Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Туган якның күңел кошлары." Әдәби сәгать.

             Авылыбызда туып үсеп, читтә яшәүче һәм хәзерге вакытта авылыбызда яшәп, каләм тибрәтүче үзешчән шагыйрьләр һәм шагыйрәләр, язучылар белән таныштырдым. Туган якка, туган авылга, әниләргә багышлап язылган шигырьләрен укыдык. Күп шигырьләрдә туган якка мәхәббәт, кадер хөрмәте чагылган. Яшь каләм ияләренең газета битләрендә урын алган әкиятләре белән дә таныштык.

              Хөрмәтле каләм тибрәтүчеләр! Иҗат чишмәләрегез тулып торсын, иҗади уңышлар телибез. Яңадан матур шигырьләр көтеп калабыз.