Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китапханә. Китапханә белән танышу һәм китапка сакчыл караш тәрбияләү."Китапханә дәресе.

           Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң - белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була.

           Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Шужа күрә дә барлык балаларны да китап укырга өндисем килә. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урынын таба алыр.

          Балалар, ә сез беләсезме, ни өчен "Китап- белем чишмәсе" дигәннәр.Чөнки китаптан без бөтен сорауга да җавап таба алабыз.Нәрсә турында беләсебез килсә дә, без китап укыйбыз. Китапханәдәге балалар өчен китаплар, журналлар белән таныштык, әкиятләр укыдык, табышмаклар чиштек, матур шигырьләр укыдык. Китапларны саклау кагыйдәләре белән таныштык.

          Китап - кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапны яратырга, кадерләп сакларга кирәк.