Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Икмәк - иң зур байлык!" Викторина.

       16 октябрь - бөтендөнья икмәк көне. Икмәк турында бер генә көн уйламый калган кеше бармы икән дөньяда? Чыннан да, шулкадәр мактаулы, олы, шулкадәр изге саналган, йортыбызга бәхет алып килгән икмәкне ихтирам итәбезме без? Укучылар белән шушы сорауларга җавап эзләдек. Икмәк өстәлгә нинди юллар белән килгәнен искә төшердек. Викторина сорауларына җавап таптык, табышмаклар чиштек, икмәк турында язылган шигырьләр укыдык. Икмәкне кадерләп, саклап тоту - ул барыбызның да изге бурычы.