Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Балалар ышаныч телефоны." Ышаныч дәресе.

                     Балалар ышаныч телефоны - авыр тормыш хәлендә калып, нинди дә булса сәбәпләр аркасында якыннарына һәм танышларына таяна алмаган балаларга һәм яшүсмерләргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте ул. 2010 елда Россиядә бердәм балалар ышаныч телефоны булдырылды.Кайчакта тормышта үзең генә хәл итүе кыен булган вакыйгалар була. Син ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәсен белмисең. Синең телефонга шалтыратып(8- 800-2000-122), үзеңнең хис - кичерешләрең, проблемаларың турында сөйләргә һәм профессиональ ярдәм күрсәтүче психологлар ярдәмен алырга мөмкинлегең бар.