Җиргә яшәү ямен сез бирәсез, газиз әниләр!
28 нче ноябрь көнне"Җиргә яшәү ямен сез бирәсез,газиз әниләр!"- дигән мәдәни дәрес уздырылды.
Ана назы- җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр-бишек җырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.Китапханәдә"Сез иң гүзәл кеше икәнсез!"- исемле китап күргәзмәсе төзеп, укучыларны китаплардагы әниләр турындагы шигырьләр белән таныштырдым.Безнең өчен кайгыртучы әниләребез булу- нинди зур бәхет ул.Аларны ярату гына җитми,аларның кадерен белергә,сүзләрен тыңларга,яхшы укуыбыз белән,үзебезне үрнәк тотуыбыз белән,эшкә өйрәнеп үсүебез белән аларны шатландырып яшик.