Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Тарихи - патриотик сәгать "Җиңү юллары буйлап."

                Ватан сугышында катнашучы балаларның күбесе разведчик һәм диверсант сыыйфатында я сугышта, я партизан отрядларында хәрәкәт иткәннәр. Ватанны саклау өчен алар өлкәннәр белән бер рәткә бастылар. Сугышның беренче көннәреннән үк Брест крепостен саклауда музыка взводы тәрбияләнүчесе 14 яшҗлек Петя Клыпа аерылып торган. Иң яшь партизаннардан Марат Казей, Володя Дубинин,Леня Голиков, Валя Котик, Зина Портнова къп батырлыклар эшләп Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар.

                  Герой пионер Лариса Михеенко,  күрсәткән батырлыклары өчен, үлгәннән соң 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Совет флоты судноларының берсенә "Лара Михеенко" исеме бирелә.Ленинградтагы Лара укыган 106 нчы мәктәпнең пионер друңинасы аның исемен йөртә.

                 Сугышчан батырлыклары өчен уннарча мең пионерлар орден һәм медалҗләр белән бүләкләнгәннәр. Батырларның даны мәңгелек!Безнең Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын салган каһарманнар турында онытырга хакыбыз юк!