Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Чәчәк атсын балачак!" Экскурсия.

     Авылыбыздагы балалар өчен мини - экскурсия оештырдык. Китапханәче авылыбыздагы тарихи урыннар белән таныштырып барды. Маршрут буенча без авылыбызда яшәүче Магсумовлар    гаиләсенең мини конюшнясына тукталдык. Хуҗалар Рафаэль һәм улы Фаилне утарда очратмасак та, хуҗабикә Алсу Магсумова балаларны бик рәхәтләнеп атлар белән таныштырды. Аларның тормышы, чабышкыларның җиңүләре турында безгә сөйләде.Балалар кызыксынып атларны күзәттеләр, сораулар бирделәр.

            Алга таба без елга буенда, мәчеттә тукталдык. Мәчетебез ишегалдында балалар өчен уен мәйданчыгы бар, анд уйнап ял итеп алдык. Соңрак балалар белән болынга барып күңелле уеннар уйнадык, алып килгән тәмлүшкәләр белән сыйландык. Бик күңелле сәяхәт булды.