Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Йөрәкләрдән үтә җиңү сүзе, батырлыкны барлый замана".

                              6 нчы май көнне "Йөрәкләрдән үтә җиңү сүзе, батырлыкны барлый замана"- дигән бәйрәм тантанасы үтте.Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митингны Апаз авылы җирле узидарә башлыгы Ринат Шамил улы башлап җибәрде."Еллар уза, безгә үз гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә җиңү яулап биргән ветераннар сафы сирәгәя бара.Исән булганнары да өйдән бик чыгып йөри алмый.Бөек Җиңү һәм аны яулап алган батырларны без беркайчан да онытмыйбыз"- диде ул үзенең чыгышында.Сугышта һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.Һәйкәлгә чәчәкләр куелды.Районнан килгән кунак бәйрәм белән котлап үтте.Тыл ветераннары сүз алды, мәктәп директорлары котлады.Мәктәп укучылары кичә күрсәтте.Шуннан соң бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.Монда без,мәдәният хезмәткәрләре, ветераннарга нәфис сүз һәм җырларыбызны бүләк иттек.Җиребезне башка беркайчан да сугыш ялкыны көйдермәсен, күгебез аяз, тормышыбыз имин һәм мул булсын!

Сезнең гомер- үзе зур батырлык

 Авыр хезмәт, сугыш дәһшәте...

 Имин дөнья, тыныч тормыш өчен

 Безнең буын Сезгә рәхмәтле!

 Сездән алдык изге мирас итеп,

 Җирне,илне,хезмәт сөюне!

 Туган җиребезне гөл итәргә  

  Багышларбыз без дә гомерне!- дигән шигырь юллары белән  кичәне тәмамладык.