Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Ислам дине - безнең тормышта!" Мәгълүмат сәгате.

           Гасырлар буе халыкның рухын, иманын, әхлагын саф һәм таза саклаган дини кыйммәтләр - яшь буынны тәрбияләүдә алыштыргысыз хәзинә.

           Авылыбызда Гөлфия апа балаларга дини- әхлакый белем бирә. Мөгәллимә бүгенге көндә мәчет каршында "Иман дәресләре" алып бара.Күп кенә укучыларыбызның әти- әниләре дә дин сабаклары ала. Без балалар, апалар белән берлектә, табигатьтә рәхәтләнеп ял иттек. Гөлфия апа безгә ислам дине турында сөйләп узды, балалар үзләренең белгән догаларын укыдылар, татар халкының матур милли уеннарын уйнадык.

            Халкыбызның кыйммәтләренә, гореф - гадәтләребезгә, дини бәйрәм - йолаларыбызга нигезләнгән милли һәм әхлакый тәрбия бер - берсен тулыландыра, көчәйтә.Татар халкының әхлак кагыйдәләре, ислам әхлак кагыйдәләре белән тыгыз бәйләнгән. Халкыбызның борынгы уен - йолалары, бәйрәмнәре дини йолаларга, дини бәйрәмнәргә килеп тоташа.