Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бер күрешү - үзе бер гомер!" Авыл көне.

                       2 нче август көнне, "Бер күрешү - үзе бер гомер!"- исемле авыл көне узды. Бәйрәм Сабан туе форматында уздырылды. Авылдашыбыз Илнар Гарипов һәм оештыручы Илүзә Шәвәлиева матур һәм күңелле итеп бәйрәмне алып бардылар. Монда татар халкының милли бәйрәменә хас барлык уеннар да булды: кашыкка йомырка салып ярышу, көянтә - чиләк белән йөгерү, аркан тарту, милли көрәш, атлар чабышы, бизәлгән атлар бәйгесе,капчык киеп сикерү һәм башка күңелле уеннар уйнатылды. Капчык киеп йөгерү уенын китапханәче оештырды, башка уеннарда да ярдәм итеп торды. Бәйрәм искиткеч яхшы булды.