Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Агач утырту - изге гамәл!"

          Әйләнә- тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый."Агачларны сындырма- кулың корыр",- дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә- юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул.

             29 нчы апрель көнне, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә агач һәм куак үсентеләре утырттык.

             -Үсентеләр бала кебек сизгер.Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак- һичшиксез үсеп китәчәк!Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерегә кирәк.

               Кем генә үзе утырткан агачның шаулап үскәне күреп горурланмый икән.Матурлыкны сизү, аны аңлау һәр кеше күңелендә булырга тиештер,минемчә. Күп еллар без авылыбыз әйләнәсенә, клуб, мәктәп- детсад тирәсенә агач утырту белән шөгыльләнәбез.Үзебез утырткан агачларның шаулап үсеп утыруын күреп күңел шатлана.Һәр җирдә яшәгән кеше табигатьне яратсын, аны сакласын иде дигән теләктә каласы килә.