"Язмышыңа үзең аяк чалма!" Сәламәтлек дәресе.
Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә,"Язмышыңа үзең аяк чалма!"- исемле сәламәтлек дәресе уздырдык.
Наркотиклар кулланып караган кеше үлем сайлый дигән сүз.Әгәр дә наркотикны бер кулланып караса, аннан баш тартырга сәбәп калмый. Шуны истә тотарга кирәк: наркотик сузган кешегә акча кирәк. Шуңа күрә ул теләсә нинди хәйләгә барырга мөмкин. Шул чакта катгый итеп "Юк" дип әйтә алсаң, тормышта бик зур күңелсезлекләрдән котылырсың.