Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Тукай диеп үлеп торган халкы, мәңге яшәтәчәк шагыйрьне!" Башваткыч.

            28 нче апрель көнне "Тукай диеп үлеп торган халкы, мәңге яшәтәчәк шагыйрьне!"- дигән, Габдулла Тукайның тууына 131 еллыгына багышлап, укучылар белән башваткыч үткәрдек.Башваткыч Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган иде.Башваткычта уйнаучы укучылар Г.Тукайның шигырьләрен һәм җырларын да башкардылар, шулай итеп үзләренә өстәмә бал да эшләделәр.Башваткычны дөрес чишеп, вертикаль баганада укучыларның яраткан газета исеме килеп чыкты.Бәйрәмебезне "Туган тел" җырын бергәләшеп җырлап тәмамладык.Башваткыч күңелле узды.