Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бөек батырлык -тарих түрендә!" Патриотик хәтер сәгате.

                  22 июнь көнне, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан,  "Бөек батырлык - тарих түрендә!"- исемле патриотик хәтер сәгате узды.Балаларга Бцек Ватан сугышының  иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш булуы турында сөйләгәннән соң, бер минут тынлык белән азатлыгыбыз өчен башларын салган каһарманнарны искә алдык, чәчәкләр салдык. Сугыштан кайтып үлгәннәрне китаплардан барладык. Мирҗәм авылында туган Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинның батырлык күрсәткәннәрен Батырлар китабыннан өйрәндек.Бөек Ватан сугышы илебез тарихында зур урын били, халыкның ачы язмышында тирән чагылыш таба. Шуңа күрә дә, бу сугышны, анда һәлак булган каһарманнарны, Бөек Җиңүне онытырга хакыбыз юк.