Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китап дөньясына сәяхәт". Китапханә дәресе.

       17 июнь көнне, китапханәче балалар белән "Китап дөньясына сәяхәт" дип исемләнгән китапханә дәресе уздырды. Китапханәче китап укуның файдасы турында сөйләде. Балаларны яңа китаплар,журналлар белән таныштырды. Китапханә дәресендә катнашу өчен "Әкиятләрне тану", "Мәкальне дәвам ит" дигән уеннар әзерләнгән иде. Чараның икенче өлешендә Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган төрле халык уеннары оештырылды: "Гөлбану","Түбәтәй" ,"Йөзек салыш" һ.б.Чара бик әйбәт узды.