Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Халкыбызның матур йоласы - сөлге җыю!" Фольклор бәйрәм.

                         6 нчы июнь көнне күркәм йола - сөлге җыюны оештырдык. Бүләкләр җыю - әйбер җыю, яулык җыю, хәзер дә күңелле күренеш. Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Бүләкләр күп җыела.Борынгыдан килгән йола буенча яшь килен бүләге аерым алына.Йола буенча хәзерге вакытта, алар күлмәк бүләк итә.