Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Җырлы - моңлы балачак!" Җырлы - биюле уен- кичә.

           1 июнь - балаларны яклау көне. Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора.

            Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә, "Җырлы - моңлы балачак"- исемле бәйрәм оештырылды. Җыр - биюләр, күңелле уеннар, спорт уеннары- барысы да балалар өчен оештырылды. Бәйрәм бик күңелле, матур үтте. Балалар күтәренке күңел белән өйләренә таралдылар.