Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Эш өчен туган галим!" Аралашу сәгате.

               Фарсель абый Зиятдиновны һәркем үзенчә белә. Бакчачы да ул, агроном, педагог, икътисадчы, галим, язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, геодезист, топограф та."Бу өлкәләр барысы да күңелемә тигез, якын ди торган була.

                Язучы, галим, бакчачы, журналист Фарсель Зиятдиновның иҗаты турында сөйләштек. Китаплары белән таныштык.Бакчачылык серләре белән бүлештек. Фарсель Зиятдиновның экология, табигать темасына багышланган әсәрләреннән өзекләр укып уздык. Фарсель Зиятдинов үзенең шигырьләрендә дә экология һәм табигатьне саклау проблемасын күтәреп чыга. Фарсель абый үзенең әсәрләре белән безгә табигатьнең матурлыгын күрсәтергә, аны сакларга кирәклеген төшендерергә теләгән. Бик күп бүләкләргә, исемнәргә ия Фарсель Зиятдинов. Нинди генә югары исемнәргә ия булса да - ул искиткеч гади кеше иде.