Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Шигъри тәлгәшләр!" Балалар иртәсе.

          29 нчы май- балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 125 ел. Шул уңайдан, 27 нче май көнне, Пешәнгер мәктәп- бакчасында,"Шигъри тәлгәшләр"- исемле балалар иртәсе булды. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Бари Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре форма җыйнаклыгы,фикер һәм хисләрнең балалар рухына ярашлы, табигый, эмоциональ көчле яңгырашта булулары белән аерылып тора. Бари Рәхмәтнең китапханәдә булган китаплары белән таныштырып, шигырьләрен укыды. "Нәни мичуринчы" һәм "Бүген әнием бәйрәме" шигырьләре буенча фикер алыштык.