Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Без - Тукай шәкертләре"

   24 нче апрель көнне китапханәдә, детсад балалары белән, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышлап "Без - Тукай шәкертләре!"- исемле балалар иртәсе уздырылды. Балалар өчен презентация тәкъдим ителде, презентацияне карап Габдулла Тукайның иҗаты, авыр балачак еллары, тормыш юлы белән таныштылар.Китапханәче Г.Тукайның китапханәгә яңа кайткан китаплары белән таныштырды.Балалар Г.Тукайның шигырьләрен яттан бик матур һәм сәнгатьле итеп башкардылар.Балалар иртәсе бик күңелле узды.