Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Казан утларына - 100 ел!" Информация сәгате.

                             "Казан утлары" журналы 1922 елда чыга башлап, татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма. Ул хәтта Бөек Ватан сугышы чорында, СССР да күп кенә газета - журналлар ябылып торганда да чыгудан туктамаган. Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре иң элек шушы журналда дөнья күрә. Биредә шулай ук пьессалар, күренекле шәхесләребезнең  истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театрыбыз һәм җыр сәнгатебез турындагы мәкаләләр, юмор - сатира әсәрләре һәм башкалар басыла.Казан утлары журналында басылган шигырьләр, хикәяләр белән таныштык.Казан утлары журналының тарихын сөйләдем.