Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Музей - тәрбия учагы". Аралашу сәгате.

            "Музей - бер чакта да үлми торган тере тарих ул."(Аяз Гыйләҗев) Безнең мәктәптә туган як музее уңышлы гына эшләп килә. Музей фонды укытучылар, авыл кешеләре ярдәме белән эшләнелгән. Материаллр тематикасы буенча төркемләп экспозицияләргә тупланган: 1.Туган авыл тарихы.2.Мәктәп тарихы.3.Колхоз тарихы.4.Бөек Ватан сугышы чоры. 5.Хезмәт һәм сугыш кораллары. Безнең тормыш бүген генә башланмаган. Аның үткәне, тарихы бар. Халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларын саклап, буыннан- буынга тапшыруда музейлар зур роль уйныйлар.