Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Рәхмәт сезгә ветераннар!" Тантаналы - митинг -концерт.

                           Без һәр ел саен сугыш батырларын искә алу өчен Апаз авылында урнашкан обелиск янына җыелабыз. Бу митинг концерт 8 май көнне үтте. Һәйкәл янында тантаналы митинг уздырылды. Биредә мәктәп коллективы, авыл халкы һәм тыл батырлары катнашты.Мәктәп укучылары бәйрәмдә катнашучыларга әдәби - музыкаль монтаж тәкъдим иттеләр. Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларына ашханәдә чәй табыны янында концерт куелды.