Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Дәһшәтле еллар авазы". Әдәби- музыкаль кичә.

           7 нче май көнне, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә, "Дәһшәтле еллар авазы"- исемле әдәби -музыкаль кичә булды. Кичәгә сугыш чоры балалары чакырылды. Алар шул вакытларда күргән авыр тормышлары турында сөйләделәр. Ашарга юк, кияргә юк, укырга ручка, дәфтәр юк. Хәзерге тормышның кадерен белеп, тырышып укырга дигән теләкләрен җиткерделәр. Матур шигырьләр сөйләнелде, моңлы җырлар, дәртле биюләр биелде. Кичә өстәл артында дәвам итте.