Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Сугыш урлаган балачак" Батырлык сәгате .

                 Башлангыч мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белеп, матур шигырьләр сөйләп, матур җырлар җырлап күңелләрен күреп кайттык. Тыл ветераннары үзләренең сугыш вакытында күргән авырлыклары турында сөйләделәр.

                  Еллар уза, безгә үз гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә җиңү яулап биргән ветераннар сафы сирәгәя бара. Исән булганнары да өйдән бик чыгып йөри алмый. Бөек Җиңү һәм аны яулап алган батырлрны без беркайчан да онытырга тиеш түгел.