Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бөек батырлык - тарих түрендә!" Батырлык сәгате.

          2022 нче елның 9 маенда илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңүенә 77 ел. Бөек ВАтан сугышы илебез тарихында зур урын били, халыкның ачы язмышында тирән чагылыш таба.1941 нче елның 22 нче июнендә иртәнге сәгать 4 тә илебез чикләренә немеө гаскәрләре басып керә. Германия белән Советлар Союзы арасында тарихта тиңе булмаган, Бөек Ватан сугышы башланып, сугыш 1418 көнгә сузылды. Сугыш турындагы китапларны укып, сугышчыларның батырлыклары турында белдек. Совет солдатлары исә илебезнең җиңәчәгенә ышанып, үз - үзләрен аямыйча сугышалар, соңгы сулышларына чаклы көрәшәләр. Һәм бу сугыш 1945 нче елның 9 маенда илебезнең җиңүе белән тәмамлана. Бөек Ватан сугышында күптөрле милләт вәкилләре катнаша. Татарстаннан гына да 560 мең кеше сугышка алына, шуның 250 меңнән артыгы яү кырында ятып кала.