Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Р.Сәгъди "Алсу томан артында" спектакле.

                        21 нче апрель көнне Пөшәңгәр авылы күпфукцияле үзәктә, "Үзеңне наркотикларга бәйләмә" дигән максат белән, укучылар көче белән әзерләнгән Р.Сәгъди "Алсу томан артында" спектакле авыл халкына тәкъдим ителде.

        Һәр гасырның - үз проблемасы...Наркомания һәм ташландык балалар- безнең заман чире."Алсу томан артында" спектакле- урамда әти-әнисез калган ятим балалар язмышы турында.Мондагы вакыйгалар бүгенге көн чынбарлыгын чагылдыра.Әлеге спектакль балаларны да, әти- әниләрне дә, бөтен халыкны уйланырга мәҗбүр итә.