Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Һәр изгелек - сәдака."

                        20 нче апрель көнне "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында изгелек эшләү, булышу максаты белән мәдәният хезмәткәрләре белән Исламова Флера апа семьясына ярдәм итәргә бардык.Флера апа беренче группа инвалид кызы белән яши.Иң күп китап укучы да әле ул Флера апа.

                        Чынлап та, безнең янәшәбездә көннәрен һәм төннәрен сызланулар белән үткәрүче күпме инвалидлар, картлык көннәрен ялгыз кичерүче әбиләр һәм бабайлар бар.Алар барысы да безнең ярдәмебезгә, кайгыртучанлыгыбызга мохтаҗ. Шуңа күрә һәркайсыбыз игелекле эшләргә вакыт  табып,игътибарлылык, шәфкатьлелек күрсәтергә онытмыйк.

Изге булган эшләр язылып барыр,

Яман булганы да югалмас.

Изгелегең җиңәр яманлыкны,

Кирәкмәгән җиргә тотылмас.