Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Тукай диеп үлеп торган халкы,Мәңге яшәтәчәк шагыйрьне!" Балалар иртәсе.

            Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышлап, китапханәдә, детсад балалары белән "Тукай диеп үлеп торган халкы, Мәңге яшәтәчәк шагыйрьне!"- исемле балалар иртәсе булды. Балаларны Г. Тукайның иҗаты, тормыш юлы, китаплары белән таныштырдым. Презентация күрсәттем. Балалар Г. Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен бик матур итеп сөйләделәр.Викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырдан Г.Тукайның "Туган тел" җырын җырлап кичәбезне тәмамладык.