Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Терроризм - җәмгыять өчен куркыныч!" Информация сәгате.

             Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла - каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем әйтә алмый. Информация сәгате "Нәрсә ул террорчылык!" дигән сорауга җавап эзләү белән башланды. Кызыксынган яшүсмерләрнең 1977 елда Мәскәү метросында шартлау турында белүләре, Бесландагы вакыйгалар җаннарын тетрәндергәне ачыкланды. Дөрестән дә, террорчылык- куркыныч, террорчылык - афәт. Яшүсмерләргә террорчылыкның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, буу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы турында сөйләнде. Аның никадәр куркыныч булуы Россия территориясендә соңгы елларда булып үткән терактларның санын гына атау да җитә. Республиканың әле бер, әле икенче төбәгендә терроризм чаткылары күренеп ала.

                Һәр кеше матур, якты тынычта яшәргә хокуклы.