Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Онытылмас авыр еллар!" Патриотик тарихи сәгать.

             19 апрельдә Россиядә 1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында геноцид корбаннарын искә алу көне. "Онытылмас авыр еллар"- дип аталган патриотик тарихи сәгатьтә укучылар белән Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләштек. Муса Җәлил фашизмга каршы яшерен  көрәшә, тик гестапо аны 1943 нче елда кулга ала. Нацистлар төрмәсендә ул кечкенә кәгазь кисәкләренә шигырьләр яза. Соңыннан аларны "Моабит дәфтәрләре"циклына берләштерә. Җәлил җыентыкларын төрмәдәшләренә тапшыра. Муса Җәлилне һәм көрәштәшләрен гильотина белән җәзалап үтерәләр.