"12 апрель - космонавтика көне." Информация сәгате.
Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. Космоска очучылар, Юрий Гагарин турында сөйләштек. Күргәзмәгә обзор ясалды.