Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Елмаеп җырлап яшик!" Әдәби - музыкаль кичә.

           1 апрель - көлке көне. 1 нче апрель көлке көне уңаеннан, Пөшәңгәр авыл күпфункцияле үзәгендә, Пөшәңгәр һәм Хәсәншәих үзешчәннәре тарафыннан "Елмаеп җырлап яшик!"- исемле әдәби - музыкаль кичә булды. Кичәдә матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр биелде. Скетчлар куелды. Шулай ук К.Кәримов, Ф.Баттал, Л.Лерон  сатирик әсәрләре кулланылды. Авыл халкы кичәне бик яратты.