Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кошлар - канатлы дуслар!" Балалар иртәсе.

                  1 апрель  - кошлар көне билгеләп үтелә. Детсад балалары белән "Кошлар - канатлы дуслар" - исемле балалар иртәсе узды. Кошларның файдасы гаять зур.Шуңа күрә шагыйрьләребез кошларга багышлап шигырьләр, композиторларыбыз гүзәл әсәрләр иҗат итәләр. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк. Яшелчә һәм җимеш бакчаларына сыерчык оялары куйыйк. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк- дигән теләктә балалар иртәсен тәмамладык.