Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китап иленә сәяхәт." Китапханә дәресе.

       Балаларны китаплар белән таныштырдым. Балалар өчен язылган китаплар өлкәннәрнекеннән нык аерыла, алар аңлаешлы, укучылар телендә язылган, матур рәсемнәр белән бизәлгән була. Китапханәдәге кагыйдәләр белән таныштырдым. Китапханәдә үзеңә охшаган китапны сайлап ала аласың. Китапны аласыз икән, аны озак тотмагыз, чөнки аны башка укучылар көтә. Үзегез укыган китапны иптәшләрегезгә дә тәкъдим итегез. Китаплар халык байлыгы, аны саклагыз. Китаплар белән беррәттән, китапханәдә газета - журналлар да бар. Газеталар белән китапханәдә таныша аласыз. Журналларны өйгә алып укый аласыз. Китапларны ничек итеп сакларга һәм кулланырга икәнен аңлаттым.

           Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, барыбызда китап белән дус булыйк!