Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Нәүрүз мөбарәкбад!" Фольклор кичә.

    21 нче март көнне, Пешәнгер авыл мәктәп- бакча коллективы, мәдәният хезмәткәре белән берлектә " Нәүрүз мөбарәкбад!" - исемле фольклор кичә узды. Бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикә, матур теләкләр әйтеп, килгән кунакларны котлады. Бәйрәмдә балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның борынгы җырлы - уеннарын уйнадылар.Кыш бабай да бәйрәмнән читтә калмады.Нәүрүзбикә командасы белән Кыш бабай командасы көчләрен сынаштылар. Чөнки кыш бабабыз үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килмәде. Сылу, чибәр Нәүрүз кызы командасы алар командасын ярышта җиңеп чыкты. Балалар бәйрәмне күңелле ярыш - уеннар белән дәвам итте. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды.Әби - бабаларыбыздан калган бу йола бик күңелле узды.