Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Йолдыз исемле шигъри йолдызлык."Шигырь кичәсе.

                             10 нчы апрель көнне "Йолдыз исемле шигъри йолдызлык"- исемле шигырь кичәсе уздырылды.

                        "Синең бер тамчы караңа, бөтен кояш сыйган бит"- дигән китап күргәзмәсе төзеп куйдым.Укучыларны балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдым.Презентация карадык.Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен укучылар сәнгатьле итеп сөйләделәр.1,2,3 нче урыннар билгеләнде.Укучыларга мактау грамоталары тапшырылды.Кичә бик матур узды.