Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кырым язы чәчәк ата!" Патриотик сәгать.

                18 март - илебез тарихында мөһим дата, ул Кырымның Россия белән кушылуы көне. Шул уңайдан, Пешәнгер авыл китапханәсендә, "Кырым чәчәк ата" дигән патриотик сәгать уздырылды. Кырым территориясендә бу көн 2015 елның 3 мартында кабул ителгән республика законы нигезендә бәйрәм һәм ял көне булып санала. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. Бу территорияләрнең Россия составына керүе 2014 елның 18 мартында Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия һәм Кырым республикасы башлыклары тарафыннан имзаланган дәүләтара килешү нигезендә теркәлгән. Өстәвенә, әлеге документ нигезендә Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре РФ составына кабул итеп кенә калмыйча, аның яңа субъектлары да булды. Кырым һәм Севастополь гореф - гадәтләргә, мәдәниятка, табигатькә, кешеләргә бай төбәкләр.

                 Кырым белән Казанны мәдәни - тарихи, дини һәм икътисади җепләр бәйли. Татарстанлылыр Кырым белән Севастопольнең Россия  составына керүе буенча үткәрелгән референдумны хуплап кабул итте.