Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Әхлак - әдәп нигезе!" Тәрбия сәгате.

                   11 нче март көнне балалар белән, "Әхлак - әдәп нигезе!"- исемле тәрбия сәгате уздырдым. Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары балада яшьтән үк тәрбияләнә. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буе озата бара. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк,"Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас". Балаларга әдәп- әхлак күнекмәләре бирү максатыннан төзелгән "Тәмле сүз" китабы белән таныштык. Бу китаптагы язучыларыбыз әсәрләре, мәкаль - әйтемнәр, әдәплелек кагыйдәләре белән таныштырдым. Шулай ук яшь буынны иманлы, инсафлы тәрбияләүдә ислам диненең әһәмияте искеткеч зур.