Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бәйрәм белән!" Әдәби - музыкаль кичә.

         6 март көнне, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә, "Бәйрәм белән!"- дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Ике команда көч сынашты. Ир- егетләр һәм хатын - кызлар командасы.Уенчылар әзерләнгән арада, музыкаль тәнәфестә: матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр башкарылды. Ике команданың да очко тигез булды. Бәйрәм кичәсе бик матур булды, тамашачылар рәхәтләнеп ял иттеләр.