Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китап иле - серле дөнья!" Балалар иртәсе.

                  1 нче апрель көнне китапханәдә башлангыч класс укучылары белән, 2 апрель көненә багышлап, "Китап иле- серле дөнья"- исемле балалар иртәсе үткәрелде.Яңа кайткан китаплардан китап күргәзмәсе төзеп куйдым һәм китаплар белән таныштырдым.

                  2 апрель- Балалар китабы көне.Балалар китабы ул- якын дус, акыллы киңәшче дә, турылыклы иптәш, ышанычлы фикердәш тә.Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел.Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.

                  Укучыларны китап тарихы, балалар өчен шигырь, хикәяләр, әкиятләр язучы шагыйрьләр, язучылар белән таныштырдым, шигырьләрен укыдык.Китапханәдән һәр укучы китап белән кайтып китте.

                    2 апрель- Халыкара балалар китабы көне дигән презентация күрсәттем.