Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара."

                     Әфганчы Васыйл Әһлуллин истәлегенә хоккей турниры узды.Рәсми рәвештә ярышларны ачканнан соң, әфганчылар зиратта Васыйл Әһлуллинның каберенә чәчәкләр салдылар. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Хәсәншәих командасы танылды. Икенче урында - Пешәнгер, өченче урында- Шушмабаш, дүртенче урында- Ашыт командалары. Бик матур патриотик чара булды.