Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Талантлы син кеше туганым!" Шигырь уку сәгате.

        Танылган язучы, шагыйрь һәм әдәбият белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Галимҗан Гыйльмановка  1 февральдә 65 яшь тулды. Ул балалар өчен шигырьләр, пьесаларны да күпләп иҗат итүче дә бит әле. Аның әсәрләреннән серлелек бөркелеп тора. Укучылар белән, Галимҗан Гыйльмановның тормыш юлы, иҗаты, китаплары белән таныштык. Укучылар шигырьләрен бик яратып укыдылар. Өйгә укырга китапларын алдылар.