Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите." Хәтер сәгате.

        1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне.Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 78 ел тула. Китапханәдә "Батырлыгыңны без онытмыйбыз, блокадалы Ленинград"- исемле китап күргәзмәсе төзелде. Мирҗәм авыл клуб җитәкчесе Шакирова Мәрвәр, укучыларга Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләде. Оборонада катнашучыларның һәм Невадагы шәһәр халкының батырлыгы берәүне дә битараф калдырмады.

               Хәтер сәгатендә, китапханәче, укучыларга Ленинград блокадасы турында төзелгән күргәзмә белән таныштырды.Блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма булган 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәкләре турында сөйләдем. Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә бер көнгә 125 грамм ипи бирелгән. Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллион 200 мең кеше яшәгән булса, сугыштан соң бу сан 1 миллионнан чак кына артыграк калган. Ул елларда ленинградлыларның күбесе ачлыктан һәм салкыннан үлгән. 872 көн дәвам иткән блокада 1944 елның 27 гыйнваренда өзелгән.