Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе - Минтимер Шәймиев!" Информация сәгате.

             Укучыларга беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның тормыш юлы, эшчәнлеге, бүләкләре турында сөйләдем. Минтимер Шәймиев турындагы китаплар белән таныштырдым.

               Минтимер Шәрипович Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасының хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1954 нче елда мәктәпне тәмамлап, Казанның авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1996 елның 12 нче июненнән 2010 елның 25 мартына кадәр Татарстан Республикасының беренче Президенты була. Минтимер Шәймиев Россиянең Хезмәт Герое. Бик күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.