Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китап - якын дус!" Китап иленә сәяхәт.

         Китап - тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Китап дөньясы бик бай. Аларның санын күз алдына китерүе дә кыен. Ел саен яңа китаплар басылып тора. Балалар китапханәдәчедән китапханәдә язылу һәм үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Бик кызыксынып китапларның ни өчен кирәклеген тыңладылар. Бала чактан ук китап безгә матур әкиятләр әһәм шигырьләр сөйли. Андагы рәсемнәргә карап айларга, йолдызларга очабыз, Шүрәлеләр, Алып батырлар белән очрашабыз.

       Китаплар безгә яңа мәгълүмат тупларга ярдәм итә. Китап белән рәхәтләнеп ял итәргә, шулай ук төрле илләргә һәм чорларга сәяхәт итәргә була. Китап синең ярдәмчеңә һәм дустыңа әйләнә, шуңа да аны күз карасы кебек сакларга кирәк.

         Китапханәче әкиятләр буенча викторина уздырды. Чара ахырында балалар мультфильм карадылар.