Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Котлы булсын, Яңа ел!" Әдәби музыкаль кичә.

              31 декабрь көнне, Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәгендә, "Котлы булсын, Яңа ел!"- исемле әдәби - музыкаль кичә булды. Авылыбыз үзешчәннәре матур җырлары, дәртле биюләре, нәфис сүзләре белән тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы исә бәйрәмгә ямь өстәделәр, бәйрәмне ммаскадан килүчеләр тагын да матурладылар. Тамашачылар үзләре дә бик актив булдылар, уеннарда теләп катнаштылар. Соңыннан лотерея билетлары уйнатылды.