"Балалар шагыйре - Рафис Корбан!" Шигырь кичәсе.
Китапханәче укучыларны Рафис Корбанның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Рафис Корбанга багышлап эшләнгән презентация карадылар. Китапларыннан матур шигырьләрен укыдылар.
Шагыйрь - шигъри табышмаклар авторы да. Балалар да уйлау сәләтен үстерү, аерым мәгълүматлар бирү ягыннан бу жанрның да әһәмияте бик зур. Табышмакларын укып, табышмакларга җавап таптык. Укучылар китапларын өйгә укырга алдылар.