Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Сүнмәс утлар кабызган әдип." Әдәби сәяхәт.

               Иң беренче Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап эшләнгән презентация карадык. Китаплары белән таныштык. Г. Әпсәләмов әсәрләрендә хезмәт кешесенең ватандарлык, гражданлык сыйфатлары - туган илгә һәм халкына бирелгәнлеге, патриотик хисләре, сугыш кырындагы һәм хезмәттәге батырлыгы чагыла. Габдрахман Әпсәләмов романнарын укучыларыбыз бик яратып укый. 1958 елда аның Казан шәһәре кешеләре турында "Сүнмәс утлар"романы басылып чыга. Бу роман өчен Габдрахман Әпсәләмовка Тукай премиясе бирелде."Агыла болыт", "Яшел яр", "Ак чәчәкләр","Сүнмәс утлар","Мәңгелек кеше" романнары, бик күп мәкаләләр, хикәя, повестлар яза.