Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Иң яхшы яңа ел бизәлеше!" Бәйге.

                 Шәхси йортларның иң матур Яңа ел бизәлеше буенча, Апаз авыл җирлеге бәйге игълан итә. Иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе булган Яңа елга ике атнадан кимрәк вакыт калып бара. Бу бәйрәмне елдан - ел матуррак бизәп каршылау авылыбызда күркәм гадәткә әйләнеп бара. Бу бәйрәмне елдан - ел матуррак бизәп каршылау авылыбызда күркәм гадәткә әйләнеп бара. Барыбыз да өйләребездә, авылыбызда, урамыбызда Яңа ел рухы, бәйрәм күтәренкелеге тудырыйк!

              Бәйге 2021 елның 16 сыннан 28 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләр Яңа ел кичәсендә истәлекле бүләкләр алачак.